15 февраля - День рождения Мусы Джалиля
Заведующая детской библиотеки Марготнова Ирина Александровна провела литературный час для воспитанников социального приюта «Камские зори» в Менделеевском муниципальном районе «Муса Джалиль – поэт-герой», посвящённый татарскому писателю. Дети с большим интересом прослушали рассказ библиотекаря о том, где родился и вырос Муса Джалиль, как он учился и с какого времени начал писать стихи. Рассказ сопровождался презентацией, в ходе которой дети познакомились с родителями поэта, выразив единое мнение, что Муса похож на своего папу. Ребята узнали о суровых фронтовых буднях поэта, о страшном времени, проведенном в фашистских застенках концлагерей, в которых единственным оружием Мусы Джалиля были его стихи. Ни жестокие пытки, ни камера смертников не сломили волю поэта. Он был казнен, не предав Родины, как герой. Имя Мусы Джалиля стало олицетворением гуманизма, символом мужества. Потом Ирина Александровна почитала детям несколько стихов поэта. Детям больше всего понравилось стихотворение «Красная ромашка». В заключение мероприятия дети познакомились с книгами М. Джалиля.


Балалар китапханәсе китапханәчесе Марготнова Ирина Александровна Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен татар язучысы М.Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил – Шагыйрь-герой» әдәби сәгате үткәрде. Балалар китапханәченең Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, ничек укуы һәм кайчаннан бирле шигырьләр яза башлавы турындагы хикәясен зур кызыксыну белән тыңладылар. Хикәя презентация белән үрелеп барды, аның барышында балалар шагыйрьнең әти-әнисе белән таныштылар, Муса үз әтисенә охшаган дигән фикер белдерделәр. Балалар шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, концлагерьларның фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-аның шигырьләре турында белделәр. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул, герой кебек, Ватанына хыянәт итмичә, җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелде. Аннары Ирина Александровна балаларга шагыйрьнең берничә шигырен укыды. Балаларга барыннан да бигрәк «Кызыл ромашка»шигыре ошады. Чара ахырында балалар М.Җәлил китаплары белән таныштылар.
Источник: Назмутдинова В.А. Куликова М.В.
15.02.2025 17:59

