Пограничник с собакой.
Юные защитники: воспитанники «Камских зорь» познакомились с профессией пограничника.
13 февраля 2026 года в социальном приюте «Камские зори» для дошкольников прошло тематическое занятие, посвящённое Дню защитника Отечества. В этот день ребята знакомились с одной из самых важных и ответственных военных профессий — пограничником и его верным помощником — служебной собакой.
Целью мероприятия стало формирование у детей первичных представлений о Российской армии, воспитание уважения к людям военных профессий и чувства гордости за защитников нашей Родины.
Воспитатель в доступной форме рассказала ребятам о том, кто такие пограничники и какую важную задачу они выполняют — охраняют границы нашей страны, чтобы на земле был мир. Дети узнали, что пограничникам помогают специально обученные собаки, которые обладают отличным нюхом, смелостью и преданностью.
Особый интерес у дошкольников вызвали наглядные материалы — изображения пограничников, служебных собак и пограничных столбов. Ребята с увлечением рассматривали картинки, задавали вопросы и делились своими наблюдениями.
Итогом мероприятия стало не только знакомство с новой профессией, но и зарождение у детей чувства благодарности тем, кто стоит на страже мира и покоя нашей Родины.





Яшь сакчылар: «Кама таңнары» тәрбияләнүчеләре чик сакчысы һөнәре белән танышты
2026 елның 13 февралендә «Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр иҗтимагый сыенуында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган тематик дәрес үткәрелде. Бу көнне балалар иң мөһим һәм җаваплы хәрби һөнәрләрнең берсе — чик сакчысы һәм аның тугры ярдәмчесе — хезмәт эте белән танышты.
Чараның максаты — балаларда Россия армиясе турында башлангыч күзаллаулар формалаштыру, хәрби һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү һәм Ватаныбызны саклаучылар өчен горурлык хисен уяту иде.
Тәрбияче балаларга чик сакчылары кемнәр икәнен һәм аларның нинди мөһим бурыч үтәүләре — илебез чикләрен саклау, Җир йөзендә тынычлык булсын өчен эшләүләре турында аңлаешлы формада сөйләде. Балалар чик сакчыларына махсус өйрәтелгән этләр ярдәм итүен белделәр, алар бик төгәл тойгыга, батырлыкка һәм тугрылыкка ия.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда аерым кызыксыну күрсәтмә материаллар — чик сакчылары, хезмәт этләре һәм чик баганалары рәсемнәре тудырды. Балалар рәсемнәрне кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр һәм үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Дәрес чик сакчысы турында шигырь уку белән тәмамланды, ул кечкенә тыңлаучыларның күңеленә үтеп керде:
Чик сакчысы, син җаваплы
Халык өчен, тыныч хезмәт өчен,
Шәһәрләрдә һәм авылларда балалар
Бәхетле булып үссеннәр өчен.
Чараның нәтиҗәсе — яңа һөнәр белән танышу гына түгел, ә балаларда Ватаныбызның тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга рәхмәт хисенең уянуы булды.

Источник: Биктимирова С.Г.
13.02.2026 16:55

